Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәт районында 56 меңнән артык кеше коронавирустан вакцинацияләнгән

26 июльдә инстаграмда  Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов  туры эфир вакытында коронавирус инфекциясеннән  вакциналар турында хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, Әлмәт районында бүген 56 меңнән артык кешегә прививка ясатылган. Бу якынча 60% еллык план.

Тимур Нагуманов шулай ук  узган атнада вакцина артыннан чиратлар һәм өзеклекләр булуыннан хәбәрдар икәнен дә әйтте. Әмма бу проблема инде хәл ителгән, чөнки чәршәмбе көнне 5 мең данәдән артык вакцина кайтарылган.


Бүгенге көндә 4 меңнән артык доза бар. Урыны белән чиратлар була, әмма бу һәркемне табиб каравы һәм моңа вакыт китүе белән бәйле.


Шулай ук ул РФ Сәламәтлек саклау Министрлыгыннан һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасыннан: «Пандемия хәлендә булуыбызны исәпкә алып, ярты елдан да соңга калмыйча ревакцинация үтәргә кирәк», - дигән тәкъдим керүен билгеләп үтте район башлыгы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса