Әлмәттә вакцинация пунктларының эш вакыты үзгәрде
Коронавирустан прививка ясарга теләүчеләрнең саны арту сәбәпле вакцинация пунктларынынң эш вакыты үзгәрде.
COVID-19 дан прививка ясарга телщъчелщр арткан. Әлмәттә вакцинаияне хастаханәләрдә генә түгел, мобиль пунктта да алырга мөмкин. Мобиль пункт «Панорама»да урнашкан. Кичке сигезгә кадәр эшли – эштән соң керү уңайлы.
"Моңа кадәр ажиотаж булмады. 2-3 кеше генә килә ала иде. Күп дигәндә 20 кеше. Әмма соңгы атнада халык хастаханәләргә дә, «Панорама» га күпләп килә башлады", – ди 3 поликлиниканың баш табибы Айдар Габдуллин.
Эш көннәрендә прививканы мобиль пунктта 14:00- 20:00 сәгатьләрдә ясатырга була. Ял көннәрендә 12:00-18:00 сәгатьләрдә. Мөмкин кадәр күбрәк кеше прививка ясата алсын өчен бригадаларда медиклар саны да арттырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа