Әлмәттә тагын бер кеше коронавирус йоктырган
Коронавирус

Әлмәттә тагын бер кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда COVID-19 белән тагын 70 кеше авырган.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 70 очрагы ачыкланган. 29 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 41 кеше өйдә дәвалана.

15 февральгә  Татарстанда 17 237 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 13 704 (+9) кеше терелгән.

43 694 кеше вакцинацияләштерелгән. Икенче дозаны 8 839 кеше алган.