Әлмәттә коронавирус белән авыруның 2  яңа очрагы теркәлгән
Коронавирус

Әлмәттә коронавирус белән авыруның 2 яңа очрагы теркәлгән

Татарстанда COVID-19 белән тагын 84 кеше авырган.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 84 очрагы ачыкланган. 36 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 48 кеше өйдә дәвалана.

5 февральгә  Татарстанда 16 469 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 12 978 (+97) кеше терелгән.

Спутник V белән 15 398 кеше вакцинацияләнгән. Икенче дозаны  3 122 кеше алган.

 

Татарстанда вакцинага язылу өчен 122 номерына шалтыратырга мөмкин.