Республикада ковидтан 285 үлем очрагы теркәлгән.
Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше үлгән.
1944, 1960 елларда туган хатын-кызларның йөрәге тибүдән туктаган.
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.