Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәттә 7 яшьлек бала тәрәзәдән егылып төшкән

Кызны төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озаталар.

3 август көнне төнлә Әлмәттә Пушкин урамында җиде яшьлек кыз  тәрәзәдән егылып төшә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Бала әбисе белән фатирда булган. Пенсионер ханым йоклаган вакытта, кыз фатир тәрәзәсеннән өченче каттан егылып төшә. Тәрәзәдә сетка булмаганлыгы аныклана.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, бу хәл буенча тикшерү үткәрелә, вакыйганың барлык нечкәлекләре ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса