Әлмәттә түбәдән егылып төшкән кызга ярдәм күрсәтелгән
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, Әлмәтнең Тукай проспектында 12 яшьлек кыз түбәдән егылып, койма өстенә килеп төшә, аягы коймага эләгә.
Чакыру буенча килгән коткаручылар махсус кайчы ярдәмендә койманың бер өлешен кисеп, баланы азат итәләр һәм кызны ашыгыч ярдәм медикларына тапшыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа