Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

"Татнефть" ак барсны коткара

"Татнефть" ярдәме белән "Ак Барс" ХК Алтайда барсларны саклап калуда катнаша.

"Без хайваннарны барлау өчен "Сайлюгемский" милли паркын фото- һәм видеотозаклар белән тәэмин итәчәкбез, шулай ук браконьерлыкка каршы даими рейдларны финанслыйбыз", - диелә "Татнефть"нең Инстаграмдагы рәсми аккаунтында.

Россиядә нибары 70-90 кыргый ак барс калган, аларның 37 се рәсми рәвештә «Сайлюгемский» паркында теркәлгән.

- Кар барсы -безнең клуб, Татарстан һәм барлык төрки халыкларның төп символы. Браконьерлар тарафыннан ваемсызлыкка дучар булган әлеге гүзәл хайванны саклау проектын хуплауны "Татнефть" һәм "Ак Барс" мөһим дип санады. Бу - безнең киләчәк буыннар алдында бурычыбыз һәм хоккей клубы өчен җәмгыять тормышына зур өлеш кертү өчен менә дигән мөмкинлек. Барслар популяциясен коткару программасын республика Президенты тәкъдим итте һәм без аның бер өлеше булуыбыз белән горурланабыз. Быел без Рөстәм Миңнеханов белән Алтайга бардык һәм өлкә экологларының хезмәтен күрдек, шуңа күрә «Ак Барс» Президенты буларак, мин "Сайлюгемский" милли паркының партнеры булуыма шат, - ди "Татнефть" компаниясе генераль директоры, "Ак Барс" Президенты Наил Маганов.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса