Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә яз, җәй айларында 11780 агач һәм куак утыртылган

Экология һәм төзекләндерү департаменты язгы-җәйге чорда күп эшләр башкарган.

Санкцияләнмәгән чүплекләрнең 240тан артык урыны табылган һәм чистартылган, чыгарылган каты көнкүреш калдыкларының гомуми күләме 6000 куб метрдан артык тәшкил иткән. Бу бурычларны үтәү өчен 603 берәмлек махсуслаштырылган техника җәлеп ителде.

Департамент эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып яшелләндерү тора. Язгы-җәйге чорда 11780 агач һәм куак утыртылды, шулардан 10000 - шәһәрдән читтә утыртылган эрбет, имән, миләш үсентеләре. Бу үсемлекләр районыбызны бизәп кенә калмыйча, һаваның сыйфатын яхшыртуга, ял итү өчен күләгәле зоналар булдыруга һәм биологик төрлелеккә  дә ярдәм итә.

Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса