Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәт районында каты көнкүреш калдыклары полигонында чүп янды

Пычраткыч матдәләрнең артуын экологлар тапмаган.

Әлмәт районында каты көнкүреш калдыклары полигонында янгын чыккан. Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе лабораториясе инспекторлары һәм белгечләре, кешеләрнең тормышына тискәре йогынты ясау мөмкинлеген булдырмас өчен, полигонга якынрак урнашкан торак пунктта һава торышын бәяләү өчен оператив рәвештә урынга чыктылар.


Күчмә лаборатория ярдәмендә экологлар атмосфера һавасы үрнәкләрен алдылар. Анализ нәтиҗәләре буенча пычраткыч матдәләрнең артуы ачыкланмаган.

Янгын чыккан урында Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәт районы буенча идарәсе Янгынга каршы составы эшләде. Янгынны локальләштерү өчен полигонга бөтен көчне җәлеп иттеләр, дип хәбәр итә Татарстан буенча экология министрлыгының матбугат хезмәте.

 

Фото: ТР экология министрлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса