Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Сүзләре - тыйнак, эшләре - үрнәк

Тормыш-яшәеше-безнең әйләнә-тирә мохитка никадәр бәйле булуын барыбыз да яхшы аңлый микән?

Климатның глобаль үзгәрүенә каршы тору, һичсүзсез, һәркем өчен дә уртак бурыч. Шулай да тагын бер тапкыр искәртү комачауламас: безнең һәрберебез бу процесска йогынты ясарга сәләтле. Кемдер бу эшне нидән башларга икәнлеге хакында уйланган арада икенче берәүләр аны инде эшли.

«Контакт на Маяковского» яшьләр-яшүсмерләр клубына йөрүчеләр үзләренең табигатьне саклау буенча эшчәнлеге шәһәрдә экологик хәлнең яхшыруына йогынты ясый дип нык ышаналар. Алар башлангыч биргән «ЭкоСтраж» проекты үзенең тематик чаралары белән күпләргә билгеле. Активистлар төркемнәренең утырышлары, экологик мониторинг һәм әйләнә-тирә мохит торышын өйрәнү, тематик «квизлар» һәм конкурслар, мастер-класслар һәм клубта үткәрелүче башка чаралар экокультураны популярлаштыруга һәм экологик грамоталылыкны арттыруга юнәлдерелгән. Клубның яңа кабул ителгән әгъзалары экологик эстетика нигезләре буенча укытыла.

Яшүсмерләр клубы педагоглары җитәкчелегендәге волонтерлар төркеме Әлмәт шәһәренең иҗтимагый киңлекләрен: балалар мәйданчыкларын, клуб яны һәм йорт яны чәчәк түтәлләрен, чүп контейнерлары өчен киртәләнгән зоналарны һәм юл кырыйларын төзекләндерү белән шөгыльләнә.

Клубка йөрүчеләр арасында популяр булган чаралар исәбендә - күчмә акцияләр. Әйтик, «Плюшкин көне». Бу көнне барысы да ПЭТ-каплар һәм капкачлар, батарейкалар һәм макулатура, тукыма калдыклары һәм башка чүп-чар җыю белән мавыга. «Кошларны ашатыгыз» акциясе барышында алар яңа җимлекләр эләләр һәм искеләрен яңарталар, шарлавыклы буаларда яшәүче су кошлары белән тыгыз «аралашалар».

- Без яшүсмерләрне табигатьне аңларга һәм яратырга өйрәтәбез, аңа әхлаклы мөнәсәбәт тәрбиялибез. Аларның алга таба хезмә-те һәм производство эш-чәнлеге бу эшнең экологик нәтиҗәләре өчен җаваплылык тою белән бәйле булсын дип тырышабыз, - дип аңлата проект җитәкчесе Ләйсән Нәби-уллина.

«Татнефть» компаниясе грантын алу бәрабәренә балалар үзләренең эшчәнлек киңлеген кирәкле җиһазлар белән тәэмин итә алдылар.

 Хәзер алар шәһәрдә экологик хокук бозуларны һәм үзләренең игелекле эшләрен мөстәкыйль рәвештә фотокамерага терки, макетлар эшли, клубта социаль листовкалар, плакатлар һәм флаерлар бастырып чыгара алалар. Язны яшь экостражлар аеруча зур түземсезлек белән көттеләр: көннәр җы-лыну белән алар өр-яңа велосипедларда шәһәрне карап-тикшереп, күзәтеп чыга алачаклар.

Ә инде бүгенге көндә алдан планлаштырылган рә-семнәр конкурсы бара. Ул «Безнең рус урманыннан да гаҗәебрәк могҗиза юк!» дип атала. Бик тиздән «Тәрәзә төбендә бакча» дип аталган яшел акция башланачак. Декоратив чәчәк культуралары үсентеләрен балалар бик игътибарлап, карап-тәрбияләп үстерәләр, ә аннары аларны шәһәр эчендәге чәчәк түтәлләренә утыртачаклар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, проект үз сафларына башка клублардан яшүсмерләрне һаман саен күбрәк җәлеп итә.

- Үзебезнең проект яр-дәмендә без әлмәтлеләр һәм бигрәк тә яшүсмерләр шәһәр экологиясенә карата үз мөнәсәбәтләренә яңа күзлектән чыгып карарлар һәм тагын да кайгыртучанрак һәм игътибарлырак булырлар дип өметләнәбез, - дип ышана проектта катнашучы Богдан Трубчанинов.

 

Эльмира Царегородцева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса