Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәт районында бөркет икенче йомыркасын салган

Ояга ике тапкыр карга һөҗүм иткән.

Әлмәт районында видеокүзәтү алып барыла торган кояш бөркетләре пары Алтын һәм Алтынайның гаиләләре янә ишәя. Бөркет икенче йомыркасын салды, дип хәбәр итә кояш бөркетләрен күзәтү буенча проект кураторы Ринур Бекмансуров.

"Ниһаять, көтеп алынган икенче йомырканы салды. Аны әле кичә көткән идек, әмма ул бүген, узган елдагыга караганда бер көнгә соңрак барлыкка килде. Өченче йомырка булырмы?", - дип язган ул үзенең сәхифәсендә социаль челтәрләрдә.

Ояда беркем дә булмаганда саескан килгән, йомыркаларны тәгәрәтеп караган.


Узган ел Алтынай 13, 16 апрельдә йомыркалар салган булган. Беренче бөркет 24 май көнне чыга, аңа Айдар исеме бирделәр. Ул сентябрь башында һәлак булган. Икенче бөркет 26 майда дөньяга килде, аны Айгөл дип атадылар. Аларга исемнәрне социаль челтәрләрдән файдаланучылар сайлаган иде.

 

Фото: Ринур Бекмансуров.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса