Әлмәттә бу атнада өмәләр узачак
23 апрельдә Әлмәт муниципаль районы территориясендә гомумрайон шимбә өмәсе узачак.
Үткәрү өчен чистартуны таләп итә торган өч участок сайлап алынды. Бу-Шевченко урамындагы 1, 3, 5 номерлы торак йортларның җәмәгать территорияләре, Җәлил урамындагы 23,17 номерлы йортлар һәм «Нефтьче» мәдәният сарае мәйданы (яшел зона).
"Шулай ук бу көнне территорияләрне чистартуга барлык предприятиеләр, уку йортлары, шәхси эшмәкәрләр, мәдәният һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре чыгачак. Квартал эчендәге территорияләрдә идарәче компанияләр тарафыннан ишегалды бәйрәмнәре үткәреләчәк. Авыл җирлекләре үз карамагындагы территорияләрне тәртипкә китерәчәкләр", - диде район башлыгы Тимур Нагуманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа