Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәт районында экологик акция узды

Чуаш Сәрәнендә балалар "Нарспи" чишмәсе территориясен чистарткан. 

Мәдәният йорты хезмәткәрләре чишмәләрне һәм елгаларның ярларын чисталыкта саклау турында зур булмаган мәгълүмати әңгәмә үткәргән. Чара барышында балалар шулай ук чишмәләрнең ничек барлыкка килүе, суның файдасы турында белгәннәр. Балалар бик теләп табышмакларга җавап биргәннәр. Соңыннан барысы бергә клумбаларга су сипкән, чишмә территориясен чүп-чардан, корыган үләннән һәм ботаклардан чистарткан. Әлеге чарадан барысы да канәгать калган.

Табигатьне саклау бик мөһим. Әйләнә-тирә дөньяны кадерләргә һәм аны яхшырак итәргә омтылырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса