Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әти-әнигә һәм балаларга зәкят бирергә ярамый

Аллаһы Тәгалә тарафыннан мөселманнарга фарыз итеп йөкләтелгән гамәлләрнең берсе – зәкят. Гарәп телендә ул «арттыру, ишәйтү» һәм «чисталык, сафлык» дигәнне аңлата. Зәкятне кемнәр һәм кемнәргә түләргә тиеш? Болар хакында бүген Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов ачыклык кертер.

- Зәкят мал белән бәйле, Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Намаз укыгыз һәм зәкят бирегез», дигән. Әмма Коръәндә «бай булыгыз» дигән нәрсә юк. Бу мәгълүмат булмаса да, зәкят бирелергә тиешлеге турында әйтелә. Аны ничек бирергә соң? Зәкятне мөмкинчелеге булган кеше генә бирергә тиеш. Аның тагын шундый шарты да бар: билгеле күләмдә акчаң булмаса, зәкят бирергә кирәкми. Нисаб микъдары дип атала ул. Кайчан кешенең шушы микъдары тула, ул 82 грамм алтын эквивалентында акчалатамы, мал беләнме, башка әйберләтәме, 40 тан бер өлешен зәкят иттереп бирергә тиеш була. Аллаһы Тәгалә мөэмин-мөселманнарны зәкят бирерлек хәлгә җиткәнче эшләргә, шушы дәрәҗәгә ирешергә чакыра.

Кемнәргә бирергә дигәндә, Коръәндә әйтелгән: мохтаҗларга, ятимнәргә. Шул ук вакытта әти-әниеңә зәкят бирергә ярамый. Ник диярсез? Мөселман кешесе зәкят бирмичә дә әти-әнисен карарга тиеш. Зәкятне әти-әнигә генә биреп котылам дип уйламасыннар өчен Аллаһы Тәгалә аны тыйган. Үз балаларыңа да бирергә ярамый. Чөнки һәркем үз балаларын карап, тәрбияләп үстерергә бурычлы. Әти-әни балаларын ризыкландырырга, киендерергә, кеше итәргә мәҗбүр.

Моннан тыш, якын туганнар арасында мохтаҗлар бар икән, аларга зәкят бирергә мөмкин. Бурычка баткан кешеләргә дә ярдәм итәргә, бурычларын җиңеләйтергә була. Бу бик саваплы гамәл. Мәдрәсәләргә булышу да рөхсәт ителә. Зәкят бирү өчен иң тиешле урын мәдрәсә дип саныйбыз. Чөнки Аллаһ, дин юлындагы шәкерт – зәкяткә иң мохтаҗ кеше. Ул шуның өчен дә корылган: динебезне үстерү максатыннан фәкыйрьләргә таяныч булу, ярдәмләшү. Әлмәт ислам мәдрәсәсендә бүген 100 дән артык кеше укый. Аларга да зәкят бирергә була. Шәкертләребез дә теләп файдаланачак, үзегезгә дә сәдака буларак язылыр.

 

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса