Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Россия ислам институтында ачык ишекләр көне була

Барлык юнәлешләр буенча көндезге, читтән торып, кичке уку бүлекләре бар.

16 декабрьдә Россия ислам институтында ачык ишекләр көне була. Әлеге чарага югары сыйныф укучылары һәм Россия ислам институтында белем алырга теләүчеләр чакырыла. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ачык ишекләр көнендә институт белән танышу, 2018-2019 уку елында кабул итү кагыйдәләре, сорауларга җаваплар, җитәкчелекбелән очрашу һәм уку йорты буенча экскурсия көтелә. Чарада кафедра мөдирләре чыгыш ясаячак, алар Россия ислам институтына әзерлек юнәлешләре турында сөйләячәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

РИИда югары дини һәм дөньяви белемне теология, ислам фәннәре факультетларында укып алып була.

Теология факультетын тәмамлаган студентларга Теология, “Ислам теологиясе”, Лингвистика, Чит телләр белән мәдәниятне укыту теориясе һәм практикасы; Чит телләр һәм өйрәнүче телләрнең ил мәдәнияте, Икътисад, Ислам икътисады, Журналистика, Массакүләм мәгълүмат чаралары (Ислам журналистикасы) буенча диплом тапшырыла.

Ислам фәннәре факультетында Дини оешмалар өчен хезмәткәрләр һәм дини персонал әзерләү;  Дини оешмалар өчен хезмәткәрләр һәм дини персонал әзерләү, Коръән фәннәре (Коръән фәннәре бакалавриаты); Дини оешмалар өчен хезмәткәрләр һәм дини персонал әзерләү профиле бар.

Барлык юнәлешләр буенча көндезге, читтән торып, кичке уку бүлекләре бар. Шулай ук, “Теология” юнәлеше буенча дистанцион белем бирү технологияләрен файдаланып уку-укыту мөмкинлеге тәкъдим ителә. Көндезге бүлектә укучы студентларга тулай торак бирелә.

 

Фото: https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса