Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Рамазан - пакъләнү ае

Рамазан ае башланды. Ул мөселман халкы өчен рәхмәт аедыр. Рамазанда җәннәт капкалары ачылып, җәһәннәм капкалары ябыла.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди: «Рамазан аенда кешеләргә туры юлны һәм һидәятне күрсәтүче Коръән иңдерелде. Рамазан аена ирешкән һәрберегез, әлбәттә, ураза тотсын! Аллаһ сезгә җиңеллекне тели, авырлыкны теләми…» («Бәкарә» сүрәсе, 185 нче аять).

Уразага керер алдыннан сәхәр ашау сөннәт гамәл булып санала. Бер хәдистә: «Уразага керер алдыннан төнлә торып ашагыз, чөнки сәхәр вакытында бәрәкәт бар», – диелә. Әгәр дә кеше сәхәр ашаса, Аллаһы Тәгалә аның ризыгына, байлыгына, эшенә, гаиләсенә һәм үзенә бәрәкәт бирә.

Рамазан аенда ураза тотарга ниятләгән кешегә, таң атканчы ашап-эчкәннән соң шушы сүзләрне әйтеп, ният кылу мөстәхәб санала:

«Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамадаанә минәл-фәҗри иләл-мәгриби хаалисан лилләәһи тәгааләә». Мәгънәсе: «Аллаһы Тәгалә өчен, ихласлык белән таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр Рамазан уразасын тотарга ният кылдым». Әгәр кеше ниятләргә онытса, я сәхәргә тора алмаса, шул көнне ураза тотуы дөрес саналыр, әмма сәхәргә торган өчен бирелә торган саваптан мәхрүм калыр.

Ифтардан соң (авыз ачканнан соң) түбәндәге дога укыла:

«Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкикә әфтартү фәгфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә аххартү». Мәгънәсе: «Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен тоттым һәм Сиңа гына иман китердем һәм Сиңа тәвәккәл иттем. Һәм Синең ризалыгың белән авыз ачам. Әй, гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, соңгы гөнаһларымны да ярлыка».

Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны кабул итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса