Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәт мөхтәсибәте Ринат Галиевне искә алу мәҗлесе уздырды [+ФОТОЛАР]

Кешегә бәяне гадәттә башкаларга карата мөнәсәбәте һәм дөньяда кылган эш-гамәлләренә карап бирәләр.

Арабыздан якты эз калдырып киткән шәхесләрне үзләре булмаса да хөрмәтлиләр, зурлап искә алалар. Үзәк мәчет үткән җомга көнне искә алу мәҗлесе уздырды. 

Рәсүлебез: «Кеше үлгәч бөтен гамәле киселер, өч гамәлдән кала» дигән. Әгәр кеше мәчет яки мәдрәсә, күпер төзеп калдырса һәм кешеләр алардан файдаланса, хәтта ул кеше үлгән булса да, аңа барыбер савабы ирешеп тора. Россиянең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, шәһәр һәм районның мактаулы гражданины, 1990-1999 елларда «Татнефть» компаниясенә җитәкчелек иткән Ринат Галиев исәбендә бу изге гамәлләрнең иге-чиге юктыр. Кеше китә, җыры кала. Ахирәткә күчүенә дә ун ел.

Ринат Гыймаделисламовичны әле дә онытмыйлар, күркәм эшләрен бәяләп хөрмәт хисләре белән искә алып торалар. Үзәк мәчеттә дә мәҗлес аңа атап оештырылды. Кемнәр генә килмәгән бирегә – туганнарыннан тыш заманында бергә иңне-иңгә куеп эшләгән хезмәттәшләре, чордашлары, аның ярдәмен тоеп яшәгәннәр һәм гади әлмәтлеләр дә. Һәрберсенең сөйләр сүзләре, уртаклашыр хатирәләре күп. 


– Безнең ниятебез бик гади, Ринат Гыймаделисламович мәчетләргә, телебез, динебез үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Безнең аны олылыйсыбыз, игътибар күрсәтәсебез килде. Бу бинада диннең олы нигезе булган мәдрәсә эшли. Шәкертләр бүген Ринат Гыймаделисламович рухына багышлау өчен Коръән- хәтем кылдылар, ягъни Коръән тутырдылар. Мине онытмадылар дип сөенеп, үзе дә хәерле теләкләрдә ятсын иде, – диде Үзәк мәчетнең имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов.


Имам Инсаф хәзрәт Сәүбанов Коръән укыганнан соң мәҗлескә җыелучылар игътибарына фотослайдлар тәкъдим ителде. Алар Ринат Галиев Әлмәт шәһәр партия комитетында, аннан «Татнефть»тә эшләгән еллардагы район тормышын күзалларга мөмкинлек бирде. 


Нефтьчеләр игелекле эшләрен бүген дә дәвам итә. Бу хакта чыгышларында «Татнефть» ААҖ профкомы рәисе Гомәр Яруллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәммәтҗанов һәм башкалар да искәртеп уздылар. Якты хатирәләре белән уртаклашучылар күп булды. 


Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, имам-мөхәсиб: 
– Ахирәткә күчкәч тә кешеләрнең олы хезмәтләре, хәерле гамәлләре кала. Без, фани дөньяда калучылар бу олы хезмәт куйган кешеләребезне хөрмәтләмәсәк, кадерен белмәсәк, безнең кадерне кем белер икән?! Вафат иткәннәрнең каберләрен белеп, догалар кылып, исәннәрнең кадерен белеп, бер-беребезне кадерләп яшәргә насыйп итсен. 

Ирина Апачаева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса