Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Галина Бабич мөселман массакүләм мәгълүмат чараларында сүз иреге булмавын әйтте

Россиядә мөселман массакүләм мәгълүмат чараларында тулаем цензура сүз иреген тыя. Бу хакта журналист Галина Бабич КФУдагы “түгәрәк өстәл”дә әйтте

Мәскәү журналисты Галина Бабич мөселман массакүләм мәгълүмат чараларында сүз иреге булмавы сәбәбен мәгълүмат чараларының рәсми дини оешмаларына бәйле булу. Мөселман журналистлары, эзәрлекләүләргә дучар булудан куркып, четерекле мәсәләләрне күтәрүдән читләшәләр, бары бер якның гына фикерен чагылдыралар.

Галина Бабич, моңа мисал итеп узган ел Сергиев Посад мәхәлләсе имам-хатыйбы Арслан Садриев белән булган гауганы китерде. "Эшеннән чыгарылган имамны бер генә мөселман мәгълүмат чарасы да яклап сүз әйтергә алынмады. Бу мөселман журналистикасының нинди һәлакәттә булуын күрсәтә", - ди Галина Бабич.

Сүз ирегеннән баш тарту фикер иреген бууга китерә дигән нәтиҗәгә килә Мәскәү журналисты.

“Түгәрәк өстәл” утырышы "Мультимәдәни дөньяда Ислам" VIII Казан халыкара фәнни форум программасына кертелгән.

 

Фото: Рамиль Гали/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X