Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Дин

Әлмәттә «Сәфәр» VII төбәкара мөселман форумы узды

Әлмәттә узган «Сәфәр» форумы на бөтен Россиядән мөселманнар җыелды.

Әлмәттә  «Сәфәр» VII төбәкара мөселман форумы узды

Әлмәт шәһәрендә Әлмәт мөхтәсибәте ярдәмендә ТР мөселманнары диния нәзарәтеннән «Сәфәр» VII төбәкара мөселман форумы узды, анда бөтен Россиядән 50 мөселман катнашты. Әлмәт Җәмигъ мәчете һәм Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе диварларында эшли башлаган проектта 30 яшьтән 45 яшькә кадәрге мөселманнар, шул исәптән Үзбәкстан, Чиләбе, Краснодар, Башкортостан Республикасы, Санкт-Петербург, Төмән, Самара, Казан, шулай ук Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан гаилә парлары катнашты. Форумны ачу тантанасында Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт оайоны имам-мөхтәсибе Исмаил хәзрәт Сингатуллин сәламләде. Ул форумның мөселман өммәтен берләштерүдәге ролен билгеләп үтте.

2026 елда Форум «Күк серләре» исеме астында узды. «Сәфәр» форумы – мөселман өммәтен берләштерү, белем алу һәм иманны ныгыту, хәләл ял һәм иҗат итү өчен киңлек. Традиция буенча форум дини белемнәргә тирәнрәк керергә һәм үз сорауларыңа җавап алырга мөмкинлек бирә.

Форумда катнашучылар чакырылган остаз – теолог, китаплар авторы, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф бүлеге хезмәткәре Мөхәммәдрәсүл Гыймбатовтан дәресләр тыңлады.  Аларны шулай ук Коръән призмасы аша галәм турында дәресләр, аятьләрне раслаучы фәнни фактлар, остаз һәм катнашучылар белән бергә тирән фикер йөртүләр көтә иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса