Әлмәттә хәйрия чаңгы ярышы узды
Чарада балалар да, өлкәннәр дә катнашты.
Әлмәттә Алнас стадионында «Добромарафон »проекты кысаларында чаңгы ярышы узды. Бу чара Шәрипова Самина исемле кызны дәвалау өчен акча җыю максатыннан оештырылды. Ярышның иганәчесе «Ансар» хәйрия фонды булды. Чарада катнашучылар арасында балалар да, өлкәннәр дә бар иде.
Сәламләү һәм рәхмәт сүзләре белән «Добромарафон» проектының идея җитәкчесе Артур Сабитов чыгыш ясады. «Бүген без финанс чараларын гына түгел, бәләкәй балаларга ярдәм итү өчен үз вакытыбызны да корбан итәбез. Спорт чаралары аша без хәйриячелек мәдәниятен үстерүгә ярдәм итәбез, бу битараф булмаганнарны берләштерә», - диде «Ансар» фонды директоры Руслан Бажутов.
«Аллаһ безгә шулкадәр кар бүләк итте, безнең хәйрия йөгерешебез башланырга бер төн кала кар яуды», — диде «Беренчеләр хәрәкәте» җитәкчесе Зөһрә Кормакаева.
«Барыгызны да мондый файдалы чараларда катнашырга чакырам, бигрәк тә изге Рамазан ае алдыннан, чөнки алар бик зур әһәмияткә ия», — дип өстәде иҗтимагый киңлекләр дирекциясе директоры урынбасары Жибек Айбекова.
Һәр катнашучы истәлекле диплом һәм партнерлардан бүләк алды, шулай ук кофе-брейк оештырылды.
Фото: «Ансар» хәйрия фонды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа