Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Фәкыйрьләр хакы бар, ә байларныкы бармы?

Әгәр Аллаһы бер бәндәсенә мал-мөлкәт бирсә, әлбәттә, ул башкалар белән бүлешә белергә тиеш. Аллаһы бирүчегә бирә, саранныкын тартып ала

Җәмгыятьтә көчлеләрнең ярдәменә мохтаҗ кешеләр шактый. Ислам динендә ярдәмгә мохтаҗ булган катламны кайгырту һәрвакыт күз уңында булган.

Аллаһының нигъмәтләрен барлап, искә төшерү максатыннан интернет киңлекләренә кергән идем, бер кызыклы язмага тап булдым. Ул байлар хакы турында иде. Бер тында укып чыктым. Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның әлеге вәгазе бик күпләрне уйга салыр дип ышанам.

Сөбханаллаһ, шәригатьтә каралган хакларга күз салыгыз: фәкыйрь-мескеннәр, тол хатыннар, атасыз калган ятимнәр, юл мәшәкатенә дучар мосафирлар, бәла-казага тарыган кешеләр, залим тарафыннан кимсетелгәннәр (мәзлүмнәр), урын өстендәге хасталар, чал чәчле өлкәннәр һәм сабыйлар хакы... Болар турында галимнәр күпме китап язган, имамнар мөнбәрләрдән күпме вәгазь сөйли?!

Әмма бу вәгаземдә ярдәмгә мохтаҗ катламның хакы түгел, киресенчә, шул мохтаҗларга ярдәм кулы сузучыларның хаклары турында сөйләргә ниятләдем. Әйдәгез, зәгыйфьләр түгел - ә көчлеләрнең, арттан иярүчеләр түгел - башкаларны ияртеп баручыларның, өммәтне, милләтне алга тартучыларның хакларына бераз тукталып китик. Күп нәрсәне белеп торучы «Гугл» хәзрәткә «зәгыйфьләр, фәкыйрьләр хакы» дип кертсәң, шулкадәр күп мәгълүмат табасың. Әмма «байлар хакы», «көч-куәт ияләре хакы» дигәч, интернетта әллә ни күп нәрсәгә юлыгып булмый.

Ни өчен дини язмаларда зәгыйфь катламның хаклары турында күп языла, ә көч-куәт ияләренең хаклары бик аз искә алына? Ә бит, нәрсә булса да, шуларга чабабыз: «Зәкятеңне түләдеңме? Зәкят - һәр мөселман баена фарыз», «Әйдә, мәчет салырга ярдәм ит әле!», «Авырып ятучы кардәшебезгә ярдәм кирәк», «Бер балага операция ясатабыз», «Бер гаиләнең өе янып беткән»... Әле моның ише хәйрия эше белән хөкүмәт өлешен түләгәннән соң гына шөгыльләнеп була бит. Хөкүмәт тә эш адәмнәрен артык иркәләми: «Декларация тутыр», «Салымыңны түлә», «Сабан туена өлеш керт», «Яңа елга чыршы куй», «Машинаңа күбрәк төягәнсең, ясагыңны түлә!» һ.б.

Кыскасы, «Сез эшкуарлар безнең алда муеннан бурычлы». Монысы аңлашыла, ә без аларга нәрсә тиеш икән? Тупны бер капкага гына тибү дөрес түгел, һәрнәрсәдә гаделлек кирәк. Көч-куәт әһелләренең, өммәтебезгә хезмәт итүчеләрнең җәмгыять, халык өстендә нинди хаклары бар?

Еш кына: «Ходай каршында барысы да тигез», - дигән сүзне ишетергә туры килә. Шиксез, Аллаһы каршында, Аның шәригате каршында - кешеләр тигез. Акчасы күп яки дәрәҗәсе зур булганга карап кына, беркемнең дә өстеннән фарыз төшми, хәрәм дә хәләлгә әйләнми. Әмма һәр урында, һәр җирдә кешеләрнең барысын да бер калыпка салып тигезләү гадел булмый. Сөекле пәйгамбәребез: «Кешеләргә үз урыннарын бирегез», - дигән (Әбү Даут риваяте). Динебез һәркемгә, үз дәрәҗәсенә карап, лаеклы урынын бирергә өйрәтә. Өлкән кеше белән яшь кеше, галим белән надан, тырыш белән ялкау тигез дәрәҗәдә була алмыйлар. Шуңа күрә кайбер кешеләрнең: «диндә барысы да тигез», - дигән сылтау белән хөрмәт иясен хөрмәтләмәүләре аларның наданлыгына һәм әдәпсезлегенә кайта.

«Тарихны шәхесләр ясый», - дигәннәр. Аллаһы Үзенең хикмәте белән һәр милләт, һәр халык өстеннән аларны җитәкләүчеләрне - алга этәрүче яки упкынга илтүче шәхесләрне куя. Аларга арбаны тарту өчен көч-куәт, мал-мөлкәт бирә. Бу - Аллаһы куйган тормыш кануны булып тора. Сөекле пәйгамбәребез хәтта сәфәр кылганда да арадан кемнедер җитәкче итеп куярга, аңа иярергә кушкан һәм: «Әгәр өч кеше сәфәргә чыксалар, арадан берсен әмир итеп сайласыннар», - дигән (Әбү Даут риваяте).

Бүген дә ил, милләт, халык, дин, мәгърифәт эше шундый ирләрдән һәм хатыннардан башка бара алмый. Һәр эшнең, һәр уңышның нигезендә - кемнәрнеңдер зур хезмәте, йокысыз төннәре, эчкерсез фидакарьлеге. Галим ни эш кылыр, әгәр аның янәшәсендә мал-мөлкәт ияләре булмаса?! Карагыз, татар байлары күпме хезмәт кылганнар. Ырынбурның Каргалы авылыннан чыккан Хөсәеновлар 100ләп мәчет-мәдрәсә салдырганнар, татарның мәгарифен үстерү өчен көч түккәннәр. Шул ук яклардан чыккан бертуган Рәмиевләр, Казан байлары Юнысовлар, Апанаевлар һ.б... Аларның һәркайсына, гаилә әһелләренә бездән хәер-дога булсын.

Рәхмәтле булу

Әгәр мөселман кемгәдер изгелек кылса, ул Раббысының ризалыгын өмет итә, ә моның өчен үзен мактаганнарын да, рәхмәт укыганнарын да көтәргә тиеш түгел. «Изгелек ит тә суга сал», диелә мәкальдә. Әмма мөселманга кемдер изгелек кылса, аңа: «Ярый, миннән рәхмәт көтмә инде, Раббың рәхмәтен салыр әле», - дип әйтү дөрес түгел.

Пәйгамбәребез: «Кешеләргә шөкер итмәгән - Аллаһыга да шөкер итми», - дигән (Тирмизи җыентыгында). Әгәр Аллаһы бер бәндәсенә ниндидер нигъмәт бирергә теләсә, ул нигъмәтнең аңа ирешү юлын сайлый, сәбәбен һәм сәбәпчесен булдыра. Сиңа Раббыңның нигъмәтен ирештерүчегә шөкер итүең Раббыңа шөкер кылуың була. Сиңа кемдер файдалы эш кылса, синең ул кешегә рәхмәтле булуың аны җибәрүче Раббыңа рәхмәтле булуыңны күрсәтә. Ул кешегә рәхмәтсез булуың Аллаһыга рәхмәтсезлегең булып чыга. Шуңа күрә Аллаһының иң бөек нигъмәте булган хак гыйлемнәрне безгә ирештерүче пәйгамбәрләргә, галимнәргә рәхмәтле булу, аларны ярату - өстебездәге бурыч. Аллаһы биргән гомер нигъмәтен тапшыруда сәбәпче булган ата-ананың ризалыгын алу да Аллаһының ризалыгын алуга сәбәп була. Хәдиснең икенче риваятендә: «Кешеләрнең Аллаһыга күбрәк шөкер иткәне - кешеләргә дә күбрәк шөкер итүче була», - дип килә (Имам Әхмәт, Табәрани риваятьләре).

Еш кына үзебезгә изгелек кылучыларның кем булуларын белмибез дә, ул хакта уйламыйбыз һәм аларга шөкер дә итмибез. Адәм баласының бәласе - кешенең йөз изгелеген дә бик тиз оныту, ә бер кимчелеге булса да, хәтердә калдыру. Тормышында бер эш тә кылмаучы гына абынмый.

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин: «Адәм баласының бәласе – кешенең йөз изгелеген дә бик тиз оныту, ә бер кимчелеге булса да, хәтердә калдыру»

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса