Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Урыныгыз җәннәтләрдә булсын

«Бисмилләһ»не әйтеп Коръәннән аять-сүрәләр («Фатиха», «Аят-әл-Көрси», «Йәсин», «Мөлек», «Ихлас») укып багышларга кирәк

Әгәр дә сүрәләрне күңелдән белмәсәгез (бигрәк тә «Йәсин» һәм «Мөлек»не), китаптан укырга мөмкин. Чөнки нәкъ әлеге ике сүрәне әрвахларга багышлап укыйлар.

Аять-сүрәләрне укып бе-тергәннән соң багышлау түбәндәгечә башкарыла:
Бисмилләәһир-рахмә-әнир-рахииим.
Ий Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган ошбу Коръән аять-ләрен укудагы хата-кимче-лекләребезне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасил булган әҗер-савапларын иң элек барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу га-ләйһи вә сәлләмнең һәм аның гаиләсенең рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.

Атабыз Адәм белән анабыз Һаваның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Шулай ук атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып Мөхәммәд галәйһис-сәләмгә кадәр Җир йөзенә килеп киткән барча пәй-гамбәрләрнең, габид-ләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэ-мин-мөэминә булып үт-кән барча әти-әни, әби-бабаларыбызның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.

Газиз әнкәмнең, газиз әткәмнең рух шәрифләренә ирештерсәң иде. Кадерле кыз һәм ир туганнарымның рух шәрифләренә ирештерсәң иде. Өсләребездә хаклары булган, гайбәтләренә төшкән әрвахларның рух шәрифләренә ирештерсәң иде. Раббым, аларның рухларын шат кылып, гөнаһларын ярлыкасаң иде. Әмин.

Раббым, Үзеңнең рәхмәтең белән гөнаһларыбызны ярлыка, дөньяда һәм ахирәттә изге максатларыбызга ире-шергә насыйп ит.

Раббым, дөньяда яшәгән вакытыбызда бәндәләргә мохтаҗ кылма. Тәннәребезгә сәламәтлек, җаннарыбызга тынычлык бир. Калеб һәм маңгай күзләребезне ач. Башларыбызга зирәк зиһен, үткен фикер, камил гакыл, күркәм холык, тулы иман бир. Дөньяда яшәгәндә гамәл-гыйбадәт, хәер-ихсан белән яшәп, үлем вакытларыбызда ансат үлем бир. Әманәт җаннарыбызны биргәндә, җәннәтеңне күреп, ансат кына тапшырырга насыйп ит.

Кабергә барып кергәндә рәхмәт фәрештәләрең каршылап, сорау-җавап-ларыбызны да җиңел бирергә һәм җәннәтләреңә дә керергә насыйп ит. Әмин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса