Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

XIX гасыр башында чыгарылган Коръән Әлмәт районында табылган

Районның Яңа Нәдер авылында сирәк очрый торган экземпляр табылган.

Екатерина II идарә иткән вакытта мондый Коръән белән ислам динен тотучылар арасыннан уңышка ирешкән сугышчыларны бүләкләгәннәр. Табылган экземпляр авылда яшәүче хатын-кызның бабасының бабасына бүләк ителгән һәм безнең көннәргә кадәр сакланган.

Коръән «Татнефть»нең нефть төбәге буенча музыкаль-этнографик экспедициясе вакытында табылган. Экспертлар безнең төбәкләрдә күптәннән яшәгән халыкларның фольклоры белән танышалар, борынгы уен коралларының яңгырашын яздыралар, халык иҗаты һәйкәлләрен теркәп баралар һәм авылның өлкән яшьтәге кешеләре белән аралашалар.

Бу беренче гаҗәп табыш түгел. Элегрәк этноэкспедиция вакытында экспертлар Антонио Страдивари лейблы белән скрипка тапканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса