Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәттә мөслимәләр очрашты

Урамда 30 градус салкын булуга карамастан, 7 гыйнвар көнне Әлмәт шәһәренең хәләл кафе-ресторанында шушы төбәкнең мөслимәләре җыелды.

Дини мәҗлестә алтмышка якын кеше бар иде. Очрашуга Әлмәтнең үзеннән, күршедәге Габдрахман, Чупай, Тайсуган, Кәшер, Нәдер, Миңнебай, Сөләй, Кәләй, Мактама, Кичүчат авылларыннан абыстайлар, мөгаллимәләр, зыялылар, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчелеге, журналистлар, язучылар килгән иде. Мөслимәләр белән очрашуда шулай ук Чаллы шәһәреннән язучы, тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова да катнашты. Ул халкыбызда ислам дине таралу тарихын, бу тарихның үз иҗатында ничек чагылыш табуын сөйләде.



Әлмәт төбәгенең мөслимәләр оешмасы җитәкчесе, эшмәкәр, шушы хәләл кафе- ресторанының хуҗасы Рәйханә Ханнанова узган елда башкарган эшләргә хисап тотты. Ул Әлмәт районының барлык авылларында да диярлек дин дәресләре укытылуы, мөслимәләрнең төрле бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннарны алулары турында сөйләде.

Рәйханә Ханнанова Россия күләм мөнәҗәтләр бәйгесендә үзе язган "Сөембикә" бәет- мөнәҗәте белән җиңеп чыккан язучы Миңзифа Әхмәтшинага затлы бүләк тапшырды. Кичүчат авылыннан Ризаэддин Фәхреддин музее директоры Диләра Гыймранова татар сөлгеләрендәге милли бизәкләр турында бик кызыклы чыгыш ясады, гаиләләрдә телне, динне, гореф-гадәтләрне сакларга чакырды.
Очрашуда катнашкан мөгаллимәләр, милли зыялылар да үз фикерләрен әйттеләр, аеруча ана телен саклауга нык басым ясалды.

Очрашу саф татар телендә барды, Коръән уку белән башланды, догалар белән дәвам итте, моңлы мөнәҗәтләр дә яңгырады. Мөслимәләр бу күркәм мәҗлесне оештырган Рәйханә ханымга рәхмәтләрен әйтеп, салкын кышларда да җылытырлык дини һәм милли рух белән таралдылар.



"Тарихи- мәдәни мирас" фондының матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса