Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәт мөхтәсибәтенең күчмә кубогына мини-футбол буенча турнирда 11 команда катнашты

Ярышлар икенче ел рәттән үткәрелә.

 «Алнас» стадионының футбол кырында Әлмәт мөхтәсибенең күчмә кубогына мини-футбол буенча турнир узды. Ярышта район мәчетләренә йөрүчеләр катнашты. Бу хакта Әлмәт мөхтәсибәте хәбәр итә.

Ярышларда 11 команда катнашты. Ярышлар икенче ел рәттән үткәрелә.

Нәтиҗәдә, турнирда Әлмәт шәһәренең «Тәзкирә» мәчете командасы җиңде, икенче урынны Урсалы мәчете командасы, өченче урынны Тайсуган авылы мәчете командасы яулады.

Призерларны медальләр, дипломнар һәм бүләкләр белән билгеләп үттеләр, ә турнир лидеры булган командага Әлмәт мөхтәсибәтенең күчмә кубогын тапшырдылар.


Әлмәт районы Имам-мөхтәсибе Исмаил хәзрәт Сингатуллин барлык катнашучыларга да матур уен һәм ярышлар вакытында дустанә атмосфера өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, мини-футбол буенча республика турниры Әлмәттә Корбан гаетеннән соң узачак. Футболдан тыш, мөхтәсибәтнең 4 июньдә Габдрахман авылының боз сараенда узачак алкалы хоккей буенча турнир үткәрү планында тора.

 

Фото: Әлмәт мөхтәсибәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса