Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәт командасы мини-футбол буенча республика турнирында призер булды

Арча мөхтәсибәте ир-атлар арасында мини-футбол буенча республика турниры үткәрде.

Ярышларда Арча, Казан, Мөслим, Түбән Кама, Базарлы Матак, Теләче, Кукмара, Саба, Болгар академиясе, Әлмәт, Явлаштау авылы (Саба районы) командалары катнашты. Барлыгы 14 команда катнашты.

⠀Ярыш нәтиҗәләре:

1 урын-Нур әл-Ислам(Казан);
2 урын-Явлаштау (Саба районы);
3 урын-Әлмәт мөхтәсибәте командасы;
4 урын-Алабуга мөхтәсибәте командасы.

Җиңүчеләр медальләр, кубоклар һәм дипломнар белән бүләкләнде. Бу традицион турнир "Көнчыгыш" территориаль иҗтимагый үзидарәсе инициативасы буенча үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса