7 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Иртәгә светофор сүндерелә
Әлмәт районының ЮХИДИ бүлеге светофор сүндереләчәген хәбәр итә.
-
Әлмәттә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча чираттагы акция узды
"Көзге каникуллар” профилактика чаралары кысаларында “ЮХК” профилактика бүлеге җитәкчесе Лилия Рафигуллина, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты гомуми бүлегенең баш белгече Людмилла Демьянова һәм 33 нче балалар бакчасының ата-аналар комитеты Фәхретдин урамындагы җәяүлеләр кичүендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы акциясен уздырды.
-
Гөлназ Сәфәрова яулык япкан? !
«Татар радиосы» ди-джее, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова яулык киеп йөрергә ният иткән бит әле. Кайчан дип ‒ якын киләчәктә инде!
-
"Шаян ТВ" балалар каналы 12 ноябрьдә эфирга чыгачак
"Шаян ТВ" каналы 20дән артык тапшыру чыгарачак.
-
Татарстанда һава торышы үзгәрәчәк
Иртәгә республикада юеш кар, юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.
-
Юкәле авылында карантин игълан ителде
Әлмәт районының Юкәле авылында бер эттә котыру чире ачыклана. Бу хакта Әлмәт районы дәүләт ветеринария берләшмәсе хәбәр итә.
-
Фәрит Мөхәммәтшин Октябрь Революциясе көне уңаеннан татарстанлыларны котлады
"Татарстан Республикасы – төрле милләт, дин һәм традиция кешеләре өчен уртак йорт", - ТР Дәүләт Советы Рәисе.
-
Президент РТ и министр спорта РФ подписали соглашение о взаимодействии
Рустам Минниханов и Павел Колобков приняли участие во II Отраслевом форуме по государственно-частному партнерству в Казани.
-
Әлмәттә 21 яшьлек кызны әнисен үтерүдә гаеплиләр
Кызга "кеше үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
-
Миңлебай авылында “Гаҗәеп техника дөньясы" дигән чара узды
Бүген Миңлебай авыл җирлегенең 39 нче китапханә филиалында "Шатлык” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Гаҗәеп техника дөньясы" дигән чара булып узды.
-
Рөстәм Гайзуллин дәүләт бүләге ала
Кәрим Тинчурин театры артисты, алып баручы Рөстәм Гайзуллин зур дәүләт бүләге алу сөенече белән уртаклаша. “Документы белән медале дә килеп җитте, Аллага шөкер!” ди ул.
-
100 мең доллар акчаң булса...
Белгечләр Мәскәүдә һәм башка зур шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен кызыклы тикшерү үткәргән: 25-45 яшьлек хатын-кызларга һәм ир-атларга сорау бирелгән – 100 мең доллар акчагыз булса. Аны нәрсәгә туздырыр идегез?
-
Әлмәттә берәү балаларын агуламакчы булган
Хәзерге көндә биредә тикшерү эшләре бара һәм терекөмеш белән агулануның барлык нечкәлекләре ачыклана.
-
Республика ярдәм фонды ялгыз аналарга компенсация түли башларга ниятли
Татфондбанк һәм Интехбанкның ташламалы категориясенә кергән 190 кертемчесе февраль аеннан Республика ярдәм фонды аша компенсация алды.
-
Әлмәттә “Стоп” операциясе узды
Әлмәт ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан “Стоп” профилактик операциясе оештырылды.