Әлмәт таңнары

Миңлебай авылында “Гаҗәеп техника дөньясы" дигән чара узды

Бүген Миңлебай авыл җирлегенең 39 нче китапханә филиалында "Шатлык” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Гаҗәеп техника дөньясы" дигән чара булып узды.

Чара сабыйларны техника дөньясы белән таныштыру максатыннан чыгып оештырылган иде. Кечкенәләр белән бу темага кагылышлы әңгәмә оештырылды. Балалар өчен кызыклы табышмаклар да әзерләнгән иде. Чарага килгән сабыйлар үзләрен бары актив яктан гына күрсәтте. Бу очрашу балалар өчен кызыклы һәм шул ук вакытта файдалы да булды.

 

Фото:http://almet-kultura.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: