Әлмәт таңнары

Әлмәттә 21 яшьлек кызны әнисен үтерүдә гаеплиләр

Кызга "кеше үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү версиясе буенча, 5 ноябрь көнне Әлмәттә  44 яшьлек  исерек бер ханым кызын амораль яшәү рәвеше алып барганы өчен тирги башлый. Аңа җавап итеп кызы әнисенә күп тапкыр пычак белән кадый.  Әнисе алган җәрәхәтләрдән урында ук җан бирә.

Тикшерү барышында ачыкланганча, әлеге ханым кызын тапкач,  төрмәгә эләкән була. Ә аның кызын балалар йортына бирәләр. Соңрак алар икесе бер түбә астында яши башлый. Кыз үз гаебен өлешчә генә таныган.

 

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: