Әлмәт таңнары

Фәрит Мөхәммәтшин Октябрь Революциясе көне уңаеннан татарстанлыларны котлады

"Татарстан Республикасы – төрле милләт, дин һәм традиция кешеләре өчен уртак йорт", - ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөек Октябрь Социалистик Революциясе көне уңаеннан татарстанлыларны котлады. Бу турыда ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Хөрмәтле татарстанлылар! Коммунизм идеаллары белән яшәгән чордагы бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр ерагайганнан-ерагая бара. Алар арасында 7 ноябрь – 1917 елгы Октябрь социалистик революциясе көне аерым урын алып тора.

Хәзерге фикер каршылыкларына карамастан, 17 елның октябре, гомумән алганда, дөньяви тарихка зур йогынты ясады, миллионлаган халыкның язмышын үзгәртте, яшь Советлар иле үсешенә көтелмәгән этәргеч бирде.

Бүген күп кенә ватандашларыбыз өчен 7 ноябрь, элеккечә, яшьлектәге идеалларга һәм киләчәктәге хыялларга бәйле бәйрәм булып кала.

Кадерле дуслар! Татарстан Республикасы – төрле милләт, дин һәм традиция кешеләре өчен уртак йорт. Безнең барыбызны да туган илгә мәхәббәт, тыныч һәм имин тормышта яшәү теләге берләштерә.

Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм туган Татарстаныбыз, Россия хакына барлык эшләрдә дә уңышлар телим!" - диелгән котлауда.

 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: