Имам-хатыйб татарларның XIX гасырга кадәр җәй айларында ястү намазын укымаганын әйтте
Нияз хәзрәт Сабиров әйтүенчә, Мәрҗани бу мәсьәләне тикшереп, дәлилләр китергәч кенә татарлар ястү намазын укый башлый.
Татарлар Болгар чорыннан алып XIX гасырга кадәр җәй айларында ястү намазын укымаган. Шул хакта Нияз хәзрәт Сабиров Шиһабетдин Мәрҗанинең гыйбадәт турындагы “Назурәт-әл-хак...” китабында булган мәгълүматны “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.
“Белгәнебезчә, соңгы намаз караңгы төшкәннән соң гына укыла, ләкин май аеннан алып август башына кадәр караңгылык булмый. Шәфәкъ кызыллыгы бетеп җитми. Шуңа күрә дә татарлар Урта Азиядә яшәгән бер галимнең фәтвасына таянган”, - ди Нияз хәзрәт.
Нияз хәзрәт сүзләренчә, Шиһабетдин Мәрҗани әлеге мәсьәләне тирәнтен өйрәнә. “Галим башка бик күп чыганакларны карый, дәлилләр китерә һәм ястү намазын укырга кирәк дигән нәтиҗә ясый. Хәзерге вакытта без Мәрҗанинең хезмәтләренә таянып, ястү намазын җәйге кыска көннәрдә дә укыйбыз”, - ди ул.
Фото: Абдул Фархан/архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа