Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Әлмәттә транспорт чаралары хәрәкәте туктатыла

Әлмәтлеләрне Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары уздырылу сәбәпле транспорт чаралары хәрәкәте туктатылуы турында кисәтәләр.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган репетицияләр һәм тантаналы чаралар уздыру уңаеннан Әлмәттә транспорт чаралары хәрәкәте туктатылачак:

- 5 майдан 8 майга кадәр 13:00 дән 17:00 гә кадәр

 - Ленин урамын (Заслонов урамыннан Радищев урамына кадәр) һәм Ленин урамына ишегалларыннан чыгу юлларын ябу;

- 9 майда 06:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр:

- Тимирязев урамындагы (Радищев урамыннан М. Җәлил урамына кадәр) участокны ябу;

- 9 майда 06:00 – 23:00 сәгатьләрдә: - Ленин урамындагы участокны ябу (Мәрҗани урамыннан Чехов урамына кадәр);

- 9 майда 06:00 – 23:00 сәгатьләрдә:

- Гагарин урамын ябу.

Транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча ябу чорында транспорт чаралары Мәрҗани, Белоглазов, Чехов, Лермонтов урамнары буйлап йөриячәк. Шәһәр халкын бу көннәрдә сәфәрләрен планлаштырганда әлеге мәгълүматны исәпкә алуларын сорыйбыз.

 

Җәмәгать транспортының хәркәт итү схемасы

   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса