Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

“Җиңү урамы” проекты буенча Татарстанда 28 урам төзекләндереләчәк

Агымдагы елда “Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проектының бер өлеше булган “Җиңү урамы” федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасында 28 урам төзекләндереләчәк. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, инициатива Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Җиңү көне яки сугыш геройлары исемнәре белән аталган урам, проспект һәм мәйданнарны норматив хәлгә китерү өчен эшләнә. 

Быел 16 урамда юлларны төзекләндерү эшләре башкарылачак, 12 урамда тротуарларларга ремонт ясау планлаштырыла һәм юл билгеләре дә куелачак. Моннан тыш, “Җиңү урамы” федераль проекты буенча программа акчасына республиканың тагын җиде районындагы объектларны да төзекләндерү көтелә. 

«Җиңү урамы» проекты халыкка Бөек Ватан сугышы батырлары турында искә төшерүгә юнәлдерелгән. Росавтодор мәгълүматлары буенча хәзерге вакытта ремонт объектлары исемлеген формалаштыру эше ахырына якынлаша. Шуннан соң тарихи белешмәләр һәм объектларны ремонтлау турында мәгълүмат белән интернет-ресурс эшли башлаячак. 

Төп мәйданчык «ВКонтакте» социаль челтәрендә урнаштырылачак, анда аерым кушымта булдырылырга тиеш.

Фото:архив/"Әлмәт таңнары"

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса