Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында иң яхшы комбайнчыларны бүләкләделәр

28 июльдә район башлыгы Тимур Нагуманов  районның кыр эшләре белән танышты.

Н. Е.Токарликов исемендәге җәмгыять, «Кичүчат» ҖЧҖ, «Березовка»ҖЧҖ кырларын карап чыкты. Район башлыгы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев белән берлектә урып-җыюның барышы, техниканың торышы белән танышты, хезмәт шартлары турында механизаторлар белән аралашты.

Район кырларында урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. Урып-җыю кампаниясенең башлангыч нәтиҗәләре буенча, җитештерүдән аерылмыйча, кырларда ук уракның беренче лидерларына акчалата сертификатлар тапшырылды.

Лидерлар арасында -  Н. Е.Токарликов имендәге АҖнең иң яхшы комбайнчылары  – Терешкин Иван Павлович, Куручбаев Родион Линарович, Трофимов Иван Алексеевич, Петров Юрий Веняминович, Уливанов Александр Георгиевич, Шоров Муратбек Кенесович, Федосеев Андрей Валерьевич; «Кичүчат» ҖЧҖ - Яруллин Дамир Минсәгыйт улы, Гарипов Наил Мөслим улы; «Березовка» ҖЧҖ - Брагин Дмитрий Владимирович.

Район башлыгы комбайнчыларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, нык сәламәтлек, яхшы һава торышы һәм уңышны җыеп алуда уңышлар теләде.

 

 

Фото:Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса