Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәттә “Рус классикасы” узачак

28 һәм 29 декабрь көннәрендә Әлмәттә беренче тапкыр Югары хоккей лигасының мөһим чараларының берсе булган “Рус классикасы” уза. Матч ТВ каналы бу чараны туры эфирда күрсәтәчәк.

28 декабрь көнне “СССР хоккее легендалары” командасының Әлмәт хоккее ветераннары белән иптәшләр матчы булачак.

29 декабрь көнне бозга “Нефтяник” һәм Нефтекамск шәһәренең “Торос” командалары чыгачак. Матч 17.00 сәгатьтә башланачак.

Хоккей тартмачыгын Нефтьчеләр мәйданындагы шәһәрнең төп шугалагында урнаштыралар. Аның тирәли җанатарлар өчен махсус трибуналар ясалачак. Әлеге трибуналар 6 мең кешегә исәпләнгән. Билетларны бушка “Юбилейный” спорт сарае кассаларыннан алырга була.

Бу чарага Россия хоккей Федерациясе президенты Владислав Третьяк һәм Борис Майоров, Борис Михайлов, Юрий Ляпкин кебек легендар хоккейчыларның килүе көтелә.

Россия эстрадасының танылган “Дискотека-авария” төркеменең чыгышы бәйрәм кульминациясе булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса