Әлмәттә Алабуга районы мәдәният көне узачак
Чара кунакларын Алабуга районының иң яхшы вокаль-хореографик һәм бию коллективлары әзерләгән матур концерт программасы көтә.
15 мартта 16.00 сәгатьтә «Нефтьче» мәдәният сараенда Алабуга муниципаль районы мәдәният көне узачак.
«Алабуга муниципаль районы мәдәнияте көне» - үзара мәдәни алмашуга һәм мирасны саклауга багышланган, төрле милләт кешеләренең патриотизм хисен һәм мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт хисен үстерүгә юнәлдерелгән иҗади чара.
Чара кунакларын Алабуга районының иң яхшы вокаль-хореографик һәм бию коллективлары әзерләгән матур концерт программасы, шулай ук «Алабуга-Арт» район үзешчән иҗат конкурсында җиңүчеләрнең эксклюзив чыгышлары көтә.
Мәдәният сарае холлында барлык теләүчеләргә Алабуга предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары продукциясе ассортименты, Алабуга осталарының кулдан эшләнгән уникаль әйберләре белән танышу мөмкинлеге биреләчәк.
Керү ирекле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа