Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәттә төрек телен яратучылар өчен экскурсия узачак

Очрашу «5 чәйнек» муралы янында узачак.

6 июльдә Әлмәттә әкиятләр буенча гид  Альбина Нургалиева  төрек телен яратучылар өчен экскурсия үткәрәчәк. Бу хакта «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы төркемендә хәбәр ителә.

Альбина төрек теленнән тәрҗемәче. Очрашу "5 чәйнек" муралы янында узачак. Катнашучылар әхлак, шулай ук Төркиядә кунакчыллык традицияләре турында сөйләшәчәкләр, моның белән бәйле сүзләрне өйрәнәчәкләр.

Очрашуга теләгән һәркем чакырыла, төрек телен белү дәрәҗәсе нинди булса да ярый

Очрашу урыны: Бигәш ур., 123. Чара 18.30 сәгатьтә башлана. Алдан теркәлү узу мөһим.

Проект «Татнефть» компаниясе инициативасы белән «Новь» бюросы һәм стрит-арт тикшеренү институты белән берлектә гамәлгә ашырыла.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса