Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәттә 1 майга багышланган мәдәни-спорт чаралары афишасы

Шәһәр халкын һәм кунакларын 8.30 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр узачак мәдәни-спорт чараларына чакыралар.

Шәһәр паркында узачак чаралар:
- 8.30 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр тынлы оркестр чыгышы булачак;
- 9.00 сәгатьтән 9.20 сәгатькә кадәр Социалистик Хезмәт Геройлары бюстларына чәчәкләр салыначак;
- 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр паркта кыр кухнясы һәм бәйрәм ярминкәсе эшләячәк;
- 9.20 сәгатьтән 09.30 сәгатькә кадәр Әлмәт ТППО профкомы призларына шәһәрчекләр буенча турнир ачылачак;
- 9.30 дан 9.50 гә кадәр шәһәр паркы сәхнәсендә Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган митинг узачак ;
- 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр гражданнарны район иҗтимагый советы әгъзалары кабул итәчәк;
- 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр парк сәхнәсендә концерт программасы белән үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясаячак;
- 10.30 дан 13.00 гә кадәр балалар уен программасы узачак;
- 18.00 дән 20.00 гә кадәр парк сәхнәсендә Татарстан Республикасының популяр артистлары чыгыш ясаячак.

В.И. Ленин исемендәге мәйданда 10.30 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Беренче Май җиңел атлетика эстафетасы ачыла һәм үткәрелә.

0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса