Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

24 июньдә Әлмәттә нинди чаралар узачак?

24 июньгә Әлмәттә бушлай чаралар афишасы.

Татарстан Республикасының атказанган артистлары Анастасия һәм Лидия Илюшкиннар җитәкчелегендә «Каракүз» скверында «Ренессанс» камера оркестры белән «Әлмәт күге астында» дигән концерт узачак. 18.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр тамашачылар популяр әсәрләрне (танылган танго, кинофильмнардан музыка, XX гасыр шлягерлары) тыңлый алачак.

Драма театры артындагы мәйданда 18.00-20.00 сәгатьтә блогер, параальпинист Рөстәм Нәбиев катнашында чара узачак.  Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен Санкт-Петербургтан гитарачы Константин Колмаков та чыгыш ясаячак.

«Сәламәтлек» паркында саксофончы Владислав Бакин һәм скрипкачы Артур Сабиров уйнаячак. «Яшьлек» скверында балалар өчен анимацион программа оештырылачак. Шарлавыклы буалар скверында Әлмәт музыка көллияте студентлары чыгышы булачак. "Студентлар"  скверында тамашачылар өчен «Мелоди» инструменталь ансамбле чыгыш ясаячак. Барлык концертлар 18.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

15.00 сәгатьтә шәһәр паркында балалар өчен «Карамель шоу» күңел ачу программасы узачак. 19.00 сәгатьтә Бөгелмә дәүләт драма театрының  «Когда родились грезы» дигән театральләштерелгән тамаша була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X