Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәтлеләрне бушлай экскурсияләргә чакыралар

Февраль аенда әлмәтлеләрне "Алтын алмалар турында әкиятләр" паблик-арт программасыннан 2 бушлай экскурсия көтә.

12 февральдә 11.00 сәгатьтә әкиятләр буенча гид Ольга Данилова экскурсия үткәрәчәк һәм Әлмәт белән паблик-арт аша таныштырачак.

Нефть чыгару теориясе һәм мәдәни үзенчәлекләр, шәһәр барлыкка килү һәм җирле фольклор. Бу һәм башка күп нәрсә турында экскурсияләрдә белергә мөмкин булачак.

Очрашу урыны: «Кояшлы Факел» скульптурасы, Белоглазов, 62.

 26 февраль көнне  11: 00 сәгатьтә әкиятләр буенча гид Альбина Нургалиева индустриаль сквер төзелеше турында сөйләячәк. Әлеге территориядә нинди үзгәрешләр булуын һәм нәрсәләр планлаштырылганын күрсәтәчәк. Маршрут АПТС аша буалар каскадына кадәр узачак.

Чараларның дәвамлылыгы һава  торышы шартларына карап, 45 минут-1 сәгать. 

Очрашу урыны: «Бу гаҗәеп урманда» скульптурасы, Ленин ур., 32

Сылтама буенча теркәлү кирәк.

Проект "Татнефть" ярдәмендә тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса