Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әкият буенча гидлар Әлмәт халкы һәм шәһәр кунаклары өчен бушлай экскурсияләр әзерләгән

Экскурсияләр 2, 3, 4 һәм 6 гыйнварда узачак.

Яңа ел бәйрәмнәрендә "Алтын алмалар турында әкиятләр" Әлмәт халкы һәм шәһәр кунаклары өчен 4 бушлай экскурсия әзерләделәр.

2 гыйнвар, 12.00

Әкиятләр буенча Гид Альбина Нургалиева сәяхәтне проектның беренче эшләреннән башлап җибәрәчәк һәм аның белән экскурсиягә беренче тапкыр килүчеләрне таныштырачак.

Ә проект эше белән таныш кешеләрнең үз телләрен белүләрен тикшерү мөмкинлеге булачак.

Йөрү маршруты «Әлифба» сериясеннән эшләнгән эшләр буенча узачак.

Очрашу урыны:  «5 чайников» муралы, Бигаш ур., 123.

 

3 гыйнвар, 16.00

Әкиятләр буенча Гид Алсу Әмирова кичке Әлмәт буенча экскурсия үткәрәчәк. Ут инсталляцияләре буенча маршрут «Әлмәт» иҗтимагый үзәгеннән «Алтынчәч һәм Каракуз» муралы аша шарлавыклы буаларрга кадәр дәвам итәчәк. Аннан булачак индустриаль скверны һәм башка арт-объектларны күрергә мөмкин.

Очрашу урыны: «Әлмәт» иҗтимагый үзәге, Ленин ур., 69.

4 гыйнвар, 10.00

Әкиятләр буенча Гид Зөлфия Хәйбуллина балалар өчен «Герой юлы»дип исемләнгән экскурсия уздырачак. Балалар татар теле һәм әдәбияты серләрен беләчәкләр.

Очрашу урыны: «Госпожа Гусыня: традиция и свобода» муралы, Герцен ур., 90.

6 гыйнвар, 11.00

Әкиятләр буенча Гид Лилия Симонова моралларның «Уразметовлар мирасы», «Сакчы», «Без контакта», «Исемсез», «Нефтьнең килеп чыгышы теориясе» мураллары һәм «Кояшлы факел» скульптуралары турында сөйләячәк.

Очрашу урыны: «Уразметовлар мирасы» муралы, Нефтьчеләр ур., 17.

Барлык экскурсияләрнең дәвамлылыгы 45 минут-1 сәгать.

Сылтама буенча теркәлү кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса