Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

«Алтын алмалар турында әкиятләр» проектының паблик-арт командасы әлмәтлеләрне түләүсез экскурсиягә чакыра

4 сентябрь көнне 11.00 сәгатьтә әкиятләр буенча гид Альбина Нургалиева  «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы объектлары буенча экскурсиядә үткәрәчәк.

Маршрут нефть төбәгенең мәдәни чикләрен ачучы 6 муралы урнашкан буалар каскады аша үтәчәк.

АПТС территориясендә «Нефтьнең чыгыш теориясе» муралы һәм «Кояшлы факел» арт-инсталляциясе урнашкан. Шунда ук индустриаль сквер төзелеше башланды. Альбина экскурсантларга яңа проект турында сөйләячәк. Ә чара "Каракүз" скверында төгәлләнәчәк.

Очрашу урыны: «В этом удивительном лесу...» скульптурасы янында. (Ленин ур., 32)


Сылтама буенча теркәлергә кирәк. 

Проект "Татнефть" ярдәмендә тормышка ашырыла.

 

Белешмә: 
"Алтын алмалар турында әкиятләр" - стрит-артны тикшерү институты тарафыннан Әлмәт шәһәрендә, Татарстан Республикасында "Татнефть" компаниясе инициативасы буенча тормышка ашырыла торган биш еллык паблик-арт программа. Проект нефть төбәге тарихы һәм аның халкы турындагы эпос булып тора, ул шәһәр диварларына күчерелгән һәм гомуми велосипед маршруты белән бара, төрле илләрдән чакырылган экспертлар һәм рәссамнар төркеме катнашында гамәлгә ашырыла. Рәссамнар төшергән барлык тарихлар Әлмәт районында җыелган яки Татарстанның гомуми мәдәни-тарихи мирасы фрагментларыннан гыйбарәт. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса