Әлмәт спортчылары Тольяттидан алтын, көмеш һәм бронза медальләр алып кайтты.
Яшь әлмәтлеләр кикбоксинг буенча Идел буе федераль округы чемпионатында һәм беренчелегендә катнашты. Олимпия резервы мәктәбендә тәрбияләнүчеләр анда 2 алтын, 2 көмеш һәм 6 бронза медаль яулады.

«Девон-юность» клубыннан кикбоксер Илдар Котлыбаев үз авырлык категориясендә чемпион булды, ә аның клубташы Разим Асманов өченче урынга чыкты. Ике спортчы да Ульяновскида узачак Россия чемпионатында катнашачаклар.
