Туй уздырырга барган Илназ Гарипов Әлмәт хастаханәсенә эләккән
Җырчы Илназ Гарипов төркемендә күңелсез хәл булган. Шушы көннәрдә генә Әлмәткә туй уздырырга барган җирләреннән хастаханәгә эләккәннәр.
Җырчының тавыш режиссеры Таһир Салиховка ашыгыч операция ясаганнар.

"Туй башлангач, бик нык эч авыртуга зарлана башлады. Аптырадык, - дип искә ала Илназ Гарипов. - Туйны исән-сау гына эшләп чыктык та киттек Әлмәт хастаханәсенә. Анда эшләүче кызларга зур рәхмәт инде, бик тиз кабул иттеләр. Аппендицит булып чыкты. Анализлары да начар иде. Әлмәт белән Казан арасы 3 сәгатьлек юл бит, шуңа күрә безгә Казанга кайтмаска киңәш иттеләр. Таһирны алып калып, бер сәгатьтән инде операция дә ясадылар," - дип уртаклаша җырчы.
Икенче көнне төркем белән янына хәл белергә барганнар: аңына килгән, сөйләшә, палатага күчергәннәр икән.
"Үзен генә калдырмыйча, ахыргача команда белән янында булдык. Хәзер инде тизрәк сәламәтләнүен көтеп калабыз. Ул аякка басуга ук команда белән килеп Казанга алып кайтып китәрбез, Алла боерса!" - ди Илназ Гарипов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia