Әлмәттә ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре туктаткан машинада наркотик матдә табылган
Әлмәт ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре чираттагы рейд вакытында УАЗ-3962 машинасын туктата.
Элегрәк җинаять җаваплылыгына тартылган 1961 елгы Новотроицк кешесе идарә иткән автомобильне тикшергәндә тәртип сакчылары пассажирыннан наркотик матдә - 1041,6 гр. марихуана табалар. Аның Удмуртия Республикасы Воткинск шәһәре кешесе булуы ачыклана. 1991 елгы бу ир-ат беркайда да эшләми.
Фото Интернеттан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа