Берничә мең әлмәтле куркыныч авырулар эләктергән булырга мөмкин.
Роспотребнадзор идарәсе Н. шәхси эшмәкәрнең мал сую урынын тикшергәч, анда бик күп хилафлыклар булуын ачыклаган. Махсус капкалар булмаган, дезинфекция эремәсе белән кулланмаганнар. Ә бу хайваннар һәм кешеләр сәламәтлегендә меңләгән төрле авыру китереп чыгарырга мөмкин икән.
Эшмәкәрне административ җаваплылыкка тартканнар. Тикшерү бара.