Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә кыргый киндер үскән участокларны ачыклау буенча рейдлар уза

Өлкән буын сөйләвенә караганда, элек кыргый киндердән киемен дә теккәннәр, кабартма да пешергәннәр, дәвалау үзлегенә ия булган май да ясый торган булганнар.

Бүген исә бу үсемлек наркотик матдәләр җитештерү өчен нигез булып тора.

Әлмәт районында кыргый киндергә каршы көрәш күптәннән алып барыла инде. Чүп үлән кебек, үсемлек тиз арада гаять зур мәйданнарны биләп алып, авыл җирлекләре башлыкларына, җир хуҗаларына зур мәшәкатьләр тудыра. Киндернең бакчаларда, басу-кырларда иркен үсеп утыруына һәм тагын да зуррак территорияләргә таралуына һич кенә дә юл куярга ярамый - моның өчен административ җаваплылык та каралган.

Россия наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү буенча Федераль службасының Татарстан буенча идарәсе Әлмәт районара бүлеге начальнигы Айрат Шакиров җиткергән мәгълүматларга караганда, РФ Административ хокук бозулар кодексының мәгълүм маддәсе нигезендә кыргый рәвештә үсүче киндер үсемлеген, шулай ук мәкне юк итү буенча чара күрмәгән өчен гражданнарга 1500-2000 сум, җаваплы урындагы затларга 3000 нән алып 4000 сумга кадәр, юридик затларга 30000 нән 40000 сумга кадәр штраф салу күздә тотылган.

Авыл җирлекләре территориясендә наркотик саналучы үсемлек күпләп үскән урыннарны ачыклау һәм җаваплы кешеләрне аларны тиз арада юк итәргә кирәклеге турында кисәтү максаты белән йөрүче район наркотикларга каршы көрәш комиссиясе әгъзалары 8 июль көнне чираттагы рейд барышында элек киндер үскән урыннар теркәлгән авыл җирлекләрендә булдылар. Рус Акташы, Колшәриптә киндерне юк итү буенча чаралар күрелгән. Тик менә комиссия әгъзалары кыргый рәвештә үсеп утыручы наркотикның яңа учакларын да ачыклады. Бу җирләр өчен җаваплы кешеләргә дәүләт наркоконтроль хезмәткәрләреннән күрсәтмә киләчәк. Аның нигезендә алар бер ай эчендә киндерне юк итәргә тиеш булачаклар.

Тик бу үсемлекне юк итү җиңелләрдән түгел. Аны чабып чыгу гына аз, тамыры белән йолкып алырга кирәк. Ә инде киндер шактый ук зур мәйданнарга таралган булса, махсус техника кулланырга туры киләчәк. Әлеге территорияләрне агулы химикатлар белән эшкәртергә дә булыр иде, тик бу зур чыгымнар сорый. Әгәр дә җир хуҗалары, авыл җирлекләре башлыклары киндерне теземнәргә салып чыгу юлы белән көрәшергә уйлый икән, шуны искәртергә туры килә: моны даими рәвештә эшләргә һәм, иң мөһиме, орлыклары өлгергәнче чабарга кирәк.

Әлмәт шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Игорь Нагаев сүзләренә караганда, кыргый рәвештә үсүче киндер таралган участокларны ачыклау буенча рейдлар караңгы көзгәчә дәвам итәчәк.

Регина БУРЦЕВА

Фото mariupol-express.com.ua

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250