Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Гимназиянең 4 В сыйныфы укучысы Иршат Мортазин Әлмәтнең юбилеена бүләк ясаган

Балалар тарафыннан калабызның туган көненә атап махсус бүләкләр ясавы җанны эретә...

Өлкәннәрнең туган шәһәрләренә, Әлмәткә карата мәхәббәт хисләрен белдерүе әллә ни гаҗәп түгел. Ник дисәң дә, син биредә тулы бер гомереңне уздыргансың, гаилә корып балалар үстергәнсең, дус-ишләр тапкансың, үзеңне яраткан эшеңә багышлагансың. Ә менә мондый җылы сүзләрне балалардан ишетү, калабызның туган көненә атап махсус бүләкләр ясавы җанны эретә...

1 нче гимназиянең быел 4 в сыйныфында белем алучы Иршат Мортазин яңа уку елына искиткеч бүләк белән килгән. Әлмәтнең юбилеена багышлап ул үз куллары белән глобус ясаган. Башта калабыз күренешләре төшерелгән рәсемнәрне ул әзер глобуска ябыштырган дип уйлаган идек. Юк икән, нәни куллар һәр нәрсәгә тигән.

- Миңа әтием белән әнием дә булышты. Башта шар кабарттык, - дип аңлатты Иршат глобусны ничек ясавын. - Аннан папье-маше ясадык һәм үзәгенә уклау утырттык. Ә төбенә гөл чүлмәген аска каратып беркеттек.

Шәһәрнең матур урыннары сурәтләнгән фотоларны Интернеттан да алганнар, үзләре дә төшергәннәр. Шулай итеп гүзәл глобус пәйда булган. Әлмәт өстенә хәтта күбәләкләр дә "кунган".

- Мин Әлмәтне яратам, гимназияне дә яратам, - диде кечкенә дустыбыз.

Иршат "4" һәм "5"ле билгеләренә генә укый икән. Сыйныфташлары аның хакында ул безнең фантазер, фокусник та әле, диделәр. Аның шәһәргә атап чын күңелдән ясалган бүләге хәзергә гимназия музеена урнаштырылачак. "Әгәр туган якны өйрәнү музее теләк белдерсә, аларга бирәчәкбез", - диде укытучы апасы Зөлфия Сираева.

Мөгаллимә "Минем кечкенә Ватаным" дип исемләнгән программа төзегән. "Туган көнең белән, Әлмәт!" проекты - аның бер өлеше. Башка укучылар да проектка актив кушылган. Билгеле булганча, Әлмәт шәһәр статусын 1953 елның 3 ноябрендә алган. Туган көне 3 ноябрьдә булганлыктан, әлеге проект шушы вакытка кадәр дәвам итәчәк. Димәк, Әлмәтне алда да кызыклы бүләкләр көтә.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250