Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә «Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» конкурсының зона этабы үтте

Катнашучылар көньяк-көнчыгышның төрле шәһәрләреннән килделәр.

Үз шәһәрләрендә сайлап алу узган 12 педагог Әлмәттә «Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» конкурсының зона этабында җыелды. Араларында укытучылар, хокук саклаучылар, хәрби-гамәли дисциплиналар түгәрәкләре җитәкчеләре, социаль хезмәткәрләр һәм тренерлар. Алар эшләрендә төрле укыту методикалары кулланалар, ләкин аларны бер нәрсә берләштерә – тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләр белән эшләү.

Лилия Паньшина конкурста гына түгел, җәмәгать тәрбиячесе сыйфатында да дебют ясый. Узган елның декабрендә аның карамагына хокук бозган 9 нчы сыйныф укучысы килә. Моңа кадәр Лилия Әлмәт урманчылыгында эшли, урманнарны, ә хәзер үсеп килүче буынны гаепләнүчеләр эскәмиясеннән коткара. Яңа өлкәдә дә, яңа ролендә дә җиңел булмавын таный. Бигрәк тә беренче вакытларда.

«Башта аның белән элемтәгә керү бераз кыен иде, ләкин хәзер ул ачылды. Мин аның белән ярты ел эшлим, һәм эш дәвам итә. Барысы да уңышлы булыр дип өметләнәм», - Лилия Паньшина.

Барлык катнашучылар да үз проектларын тәкъдир иткәннән соң, жюри иң яхшы өчлекне билгеләде. Алар лаеклы бүләкләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса